news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида «Татар әкиятендә кунакта» онлайн конкурсы башланды

Конкурста катнашу өчен иҗат коллективлары, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, яшь чикләве булмаган башка аерым төркемгә катнашучылар чакырыла. Катнашучылар әкиятне рус яки татар телендә сөйләргә яки сәхнәләштерергә тиеш, үзләре язган әкиятләрне һәм көйләрне куллану рөхсәт ителә. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.

Бәйгене үткәрү вакыты: 2023 елның 20 декабреннән 20 гыйнварына кадәр. 20 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр – гаризалар һәм видеоязмалар кабул ителә, 13 гыйнвардан 16 гыйнварга кадәр – жюри әгъзалары конкурс эшләрен карый, 20 гыйнварда жюри утырышы беркетмәсен бастырып чыгару һәм конкурсның иң яхшы эшләрен Магнитогорскиның Халыклар дуслыгы йорты сайтында һәм социаль челтәрләрдә күрсәтү, дипломнарны сайтта чыгару.

Конкурста катнашучыларның гаризасы һәм видеоязмасы 13 гыйнварга кадәр кабул ителә.

Бәйге номинацияләре:

  • татар телендә татар әкияте;
  • рус телендә татар әкияте;
  •  иҗат ителгән әкият;

Видеоязмага таләпләр:

  • видеоны профессиональ җайланмага да, телефон камерасына да төшерергә мөмкин;
  • экран горизонталь ориентациядә булырга тиеш (рәсем киңлеге телевизордагы кебек);
  • видео форматы: avi, mov, mpeg, mp4;
  • видеоны монтажлаганда һәм төшергәндә махсус программалар һәм инструментлар куллану -катнашучы карары буенча.
  •  видеоязмаларны махсус төшерү киңәш ителә, барлык билгеләнгән параметрлар нигезендә 2021-2022 еллардагы видеоязмалар рөхсәт ителә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100