news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида «Татар әкиятендә кунакта» бәйгесе игълан ителде

Магнитогорскида «Татар әкиятендә кунакта» бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Катнашу өчен иҗади коллективлар, мәктәп, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү оешмалары, аерым катнашучылар (яшь буенча чикләү юк) чакырыла.

Катнашучылар рус яки татар телендә әкият сөйләргә яки сәхнәләштерергә тиеш. Әкиятне үзеңә язарга һәм музыкага да салырга рөхсәт ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге 2023 елның 20 декабреннән 20 гыйнварына кадәр дәвам итә. Ул «Татар телендә татар әкияте», «Рус телендә татар әкияте», «Үзем иҗат иткән әкият» номинацияләре буенча узачак.

Конкурсның беренче этабында 20 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр гаризалар һәм видеоязмалар кабул ителә.

Икенче этапта конкурс эшләрен жюри әгъзалары карый.

20 гыйнварда жюри утырышы беркетмәсе игълан ителә, Халыклар дуслыгы йорты сайтында һәм социаль челтәрләрдә иң яхшы конкурс эшләре һәм дипломнар куела, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100