news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида рус хореографы Татьяна Суярко татар бию ансамблен оештырган

Биючеләр җитәкчеләрен татар биюенә гашыйк булуын, татар телен өйрәнә башлавын әйтте.

Магнитогорскида рус хореографы Татьяна Суярко татар бию ансамблен оештырган
Константин Филитов

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәренең «Татар рухы» дип аталган «Татарларның милли-мәдәният» оешмасында рус милләтеннән булган Татьяна Суярко исемле хореограф «Дулкын» татар бию ансамблен җитәкли башлаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге оешма вәкиле, ансамбль биючесе Нурия Мөхәммәдшина сөйләде.

«Безнең өлкәдә татар бию ансамбле бөтенләй юк иде. Өч ел элек ирем яшь чакларында бергә биегән, соңрак хореограф булып чирек гасыр Екатеринбург, Ханты-Мансийскида эшләгән Татьяна Суярконы татар бию ансамблен оештырырга чакырды. Ул туган шәһәренә кайтып, татар халык сәнгате буенча белем күтәрү курслары узып, „Дулкын“ бию ансамбле белән эшли башлады», — диде ул.

Нурия ханым сүзләренчә, Татьяна Суярко гаилә, бию ансамбльләре булдырган, өлкәннәр һәм балалар татар бию сәнгатенең төрле юнәлешләрен өйрәтә башлаган. «Дулкын» — Магнитогорскида татар халык бию мәдәниятен саклаучы һәм танытучы бердәнбер коллектив. Чиләбе өлкәсе, төбәкара һәм халыкара бию бәйгеләрендә дә актив катнашып киләбез. Гаиләләре белән йөриләр», — дип сөйләде ул.

«Татар биюен рус хореографы үстерә. Алай гына да түгел, ул коллективка татар халык костюмнарын үзе тегеп бирде. Хәзер татарча сөйләшергә өйрәнә, „Татарча диктант“ акциясендә дә катнашты. Тырыш хатын. Ансамблебезгә рус хатын-кызлары да йөри башлады, алар инде оныкларын да алып килде. Унбишләп әби йөри, күбесе илле биш, алтмыш яшьлекләр», — диде Нурия Мөхәммәдшина.

Татьяна Суярко сүзләренчә, барысы өчен дә музыка этәргеч биргән. «Халык көйләре уй-фикерләргә, иҗат өлкәсендә ачышлар ясарга илһамландыра. Милләт өчен тәрбия нигезләре бертөрле — игелек, дуслык, мәхәббәт һәм үзара ярдәмләшү», — диде хореограф.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100