news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Магнитогорскида матәм датасы коткару операциясе төгәлләнгәннән соң игълан ителәчәк

Берничә дистә кешенең язмышы билгесез булып кала.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Магнитогорскида торак йортта көнкүреш газы шартлауга бәйле рәвештә матәм датасын подъезд җимерелеп төшкән урында коткару операциясе төгәлләнгәннән соң игълан итәчәкләр. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Чиләбе өлкәсе губернаторы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

Бүген иртән Магнитогорскида (Карл Маркс проспекты, 164) көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә 1973 елда төзелгән 10 катлы панель йортның бер подъезды җимерелеп төшүе хакында хәбәр ителгән иде инде. Йорттан 16 кеше эвакуацияләнгән. Җимерекләр арасыннан җиде кешене табып алганнар, дүртесе һәлак булган. Берничә дистә кешенең язмышы билгесез булып кала.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot