Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Магнитогорскида Көньяк Урал татарлары тарихына багышланган конференция узачак
26-27 сентябрьдә Россиянең төрле төбәкләреннән татар төбәкчеләре, тарихчылары Магнитогорскида җыелып, Көньяк Урал татарлары тарихына багышланган конференция уздырачак.
«Урал елгасы бассейнында яшәүче татарлар тарихын өйрәнүгә багышланган IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумына әзерлек бара. Өч этаптан торачак форум Магнитогорск, Оренбург һәм Уральск (Казахстан) шәһәрләрендә узачак. Бу көннәрдә без Магнитогорскиның милли-мәдәни татар автономиясе җитәкчесе Кадиминур Таһиров белән очрашып, форумның беренче этабын оештыру мәсьәләләрен хәл иттек», – диде Татарстанның «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Альберт Борһанов һәм Кадиминур Таһиров
Фото: © Альберт Борһанов фотосы
Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә узачак конференциядә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан, Ярославль, Түбән Новгород, Пенза, Омск, Чиләбе, Оренбург, Самара өлкәләреннән галимнәр, төбәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.
«Татарлар Магнитогорск шәһәре үсешенә зур өлеш керткән. Бүген биредә 28 мең татар яши. Аларның күбесе Татарстан җирләреннән сөргенгә сөрелгән, металл эшкәртү заводларына эшкә китеп төпләнгән татарларның нәсел дәвамчылары», – диде Альберт Борһанов.

Фото: © Альберт Борһанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз