news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида көнкүреш газы шартлаган йортта газ челтәрләре төзек булган

70кә якын кешенең язмышы билгесез булып кала.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Магнитогорскида көнкүреш газы шартлаган күпфатирлы йортта газ җиһазларына планлы техник хезмәт күрсәтү 2018 елның мартында үткәрелгән булган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы «Газпром газораспределение Челябинск» АҖ матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

Моннан тыш, май аенда йорт эчендәге газ җиһазларына опрессовка ясалган, ул челтәрләрнең норматив таләпләргә җавап бирүен күрсәткән, диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, йортка хезмәт күрсәтү турында килешү «Магнитогорск торак хуҗалыгы тресты» идарә компаниясе ҖЧҖ белән төзелгән.

Бүген иртән Магнитогорскида (Карл Маркс проспекты, 164) көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә 1973 елда төзелгән 10 катлы панель йортның бер подъезды җимерелеп төшүе хакында хәбәр ителгән иде инде. Йорттан 16 кеше эвакуацияләнгән. Җимерекләр арасыннан җиде кешене табып алганнар, дүртесе һәлак булган. 70кә якын кешенең язмышы билгесез булып кала.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100