news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида җимерелгән йорт хәрабәләре арасында исән баланы таптылар

Кичә газ шартлап җимерелгән йорт плитәләрен аралаганда, коткаручылар бала елаганга охшаган ыңгырашкан тавыш ишеткән.

Магнитогорскида җимерелгән йорт хәрабәләре арасында исән баланы таптылар
74.mchs.gov.ru

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Магнитогорск шәһәрендә кичә газ шартлап җимерелгән йорт хәрабәләре арасында унбер айлык кыз баланы таптылар. Ул исән. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Хәзерге вакытта ашыгыч ярдәм табиблары күкрәк баласын тикшерә. "Бала исән килеш табылды. Аны табибларга тапшырдылар", - дип сөйләгәннәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

  • Магнитогорскида кичә иртәнге алтыда торак йортның бер подъезды җимерелеп төште. Гадәттән тыш хәлнең төп сәбәбе – көнкүреш газы шартлау. Хәзерге вакытка булган мәгълүматлар буенча, фаҗигадә һәлак булучылар саны алты кеше булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сабыйны "Лидер" оешмасы вәкилләре тапкан. "Коткаручылар плитәләрне аралаганда бала елаганга охшаган ыңгырашкан тавыш ишетеп алды. Шуннан соң сабыйны җайлап кына алдылар һәм табибларга тапшырдылар", - дип сөйләгәннәр матбугат хезмәтендә.

Сәламәтлек саклау министрлыгында баланың хәле турында сөйләмәгәннәр. "Яхшыга өметләнәбез", - дигәннәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100