Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Магнитогорскида җимерекләр арасыннан 21 кешене табып алганнар
Соңгы мәгълүматлар буенча, тагын 20 кешене эзләү дәвам итә.
(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). Магнитогорскида торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә җимерелгән йорттан тагын бер кеше мәетен табып алганнар. Ул ир-ат кеше. Бу хакта ТАССка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
"Коткаручылар җимерекләр арасыннан ир-ат мәетен чыгарды", - диелгән матбугат хезмәтендә хәбәрендә.
Һәлак булганнар саны 21 кешегә җиткән.
31 декабрьдә иртән газ шартлау нәтиҗәсендә Магнитогорскида Карл Маркс урамындагы 164нче йортның бер подъезды ишелә. Анда 120 кеше яши торган булган. Янәшәдәге подъездлардан да уннарча кеше чыгарылган. Биш кеше шунда ук хастаханәгә озатылган.
Бер тәүлектән соң 11 айлык бала табылган. Күпсанлы җәрәхәтләр алган бала Мәскәүгә озатылган. Хәзер аның тормышына куркыныч янамый. Соңгы мәгълүматлар буенча, тагын 20 кешене эзләү дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз