Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Магнитогорскида харәбәләрдә эзләнү өчен Рәис Акчурин волонтерлар отряды туплаган
Шартлаган йорт харәбәләре астында калган кешеләрне эзләүне оештыручы Рәис Акчурин - «Легион-СПАС» ирекле булышучыларның иҗтимагый оешмасы вәкиле.
(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Магнитогорскида газ шартлау нәтиҗәсендә җимерелгән йорт харәбәләрендә эзләнү өчен милләттәшебез Рәис Акчурин волонтерлар командасын туплаган. Хәзерге вакытта команда, эзләнү эшләре башларга әзер булып, МЧС боерыгын көтеп тора.
“Без хәзерге вакытта биредә шактый зур команда тупландык. 50-100 тирәсе кеше бар. Харәбәләрдә МЧС вәкилләре эшли. Без аларның командасын көтеп, әзер торабыз”, - диде "Легион-Спас" төркеме җитәкчеләренең берсе Рәис Акчурин.
“Безнең югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнүче "Легион-Спас" төркемендә бүген тиз арада альпинистлар да, кинологлар да җыелды, волонтерлар да туплана”, - дип аңлатты ул.
- «Легион-СПАС» — ирекле булышучыларның иҗтимагый оешмасы. Ул Чиләбе өлкәсендә югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнә. Максаты – югалган кешеләрне табу, югалган кешеләр турныда тиз хәбәр тарату, эзләүдә һәм хәбәр таратуда ярдәм итүчеләр челтәре булдыру.
- Магнитогорскида җирле вакыт белән 6.00 сәгатьтә Карл Маркс урамы, 164нче йорт адресы буенча урнашкан торак йортның бер подъезды җимерелеп төште. Башлангыч мәгълүматларга караганда, өч кеше һәлак. Гадәттән тыш хәлнең төп сәбәбе – көнкүреш газы шартлау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз