news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Магнитогорскида «Хәтер» татар җыр сәнгате фестивале уза

Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, фестиваль дистанцион рәвештә үтә.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Магнитогорск татарлары XV татар җыр сәнгате фестивалендә катнашырга чакыра.

Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, фестиваль, катнашучыларның видеоязмалары буенча, дистанцион рәвештә уза, дип хәбәр итә Магнитогорск шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе.

1—22 нче ноябрь көннәрендә гаризалар һәм видеоязмалар otk-ddn@yandex.ru адресы буенча электрон почтага кабул ителә.

23— 25 ноябрьдә жюри әгъзалары катнашучыларның конкурс программалары белән танышачак;

29 ноябрь көнне 12: 00 сәгатьтә — онлайн Гала-концерт, нәтиҗәләр игълан итү көтелә. Фестиваль нәтиҗәләре Магнитогорск шәһәренең «Халыклар дуслыгы йорты» сайтында һәм социаль челтәрләрендә чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot