news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида газ шартлаган йортта һәлак булучыларны җирли башладылар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү-коткару операциясенең төгәлләнүе хакында хәбәр итте.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Магнитогорскида торак йортның бер подъезды җимерелеп төшү нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр белән хушлашалар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Магнитогорск шәһәре хакимияте матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

Хушлашу мәрасимендә йөзгә якын кеше катнаша. Чиләбе өлкәсе губернаторы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, туганнары һәм якыннары әлеге фаҗигадә һәлак булган ир белән хатын һәм аларның яшь ярымлык кызы белән хушлаша. Чарага Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский да килгән.

Бүген – алты, 5 гыйнварда – тугыз, 7 гыйнварда бер кешене җирләячәкләр, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Магнитогорскида 31 декабрь иртәсендә газ шартлау нәтиҗәсендә Карл Маркс проспектындагы 12 подъездлы 10 катлы панель йортның бер подъезды тулысынча җимерелеп төшкән. 39 кеше һәлак булган. Биш кешене хастаханәгә озатканнар, аларның хәле тотрыклы.

Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү-коткару операциясенең төгәлләнүе хакында хәбәр итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100