news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида Габдулла Рәхимкулов исемендәге III Халыкара вокалчылар бәйгесе узачак

Үткән бәйгедә анда Гран-прины Казаннан җырчы Чулпан Әхмәтҗанова яулаган иде.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). 29 гыйнварда Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов исемендәге III Халыкара вокалчылар бәйгесе узачак, дип хәбәр Магнитогорскиның Татар милли-мәдәни мохтарияте.

Бәйгенең максаты - татар җырларын таныту, талантлы башкаручыларны барлау, Габдулла Рәхимкулов исемен мәңгеләштерү. Анда 5-10, 11-15, 16-18, 19 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге вокалчылар, музыка уку йортларында укучы студентлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала.

Бәйге, гадәттәгечә, шәһәрнең “Камертон” музыка белем бирү үзәгендә үтәчәк. Вокаль иҗат (классик, халык, эстрада җырлары), соло һәм ансамбль номинациясендә чыгыш ясаучылар ике җыр – татар халык җырын һәм татар телендә үзе теләгән берәр җырны башкарырга тиеш булачак. Музыкаль театр номинациясендә катнашучылар татар шагыйрьләре һәм композиторлары иҗат иткән мюзикллар, музыкаль спектакльләр, опералардан өзекләр күрсәтәчәк. Чыгышларга карап, жюри өченче Халыкара бәйгенең Гран-при иясен ачыклаячак. 2015 елда үткәрелгән II фестивальдә Чиләбе, Свердловск, Курган өлкәсе, Татарстан, Башкортстан Республикалары, шулай ук Казахстан, Китайдан барлыгы 50 гә якын вокалчы катнашкан иде, ә Гран-прины Казаннан яшь җырчы Чулпан Әхмәтҗанова яулады.

Проектның авторы – Магнитогорск дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлекләре әгъзасы Рафаил Бакиров.

Магнитогорск төбәге Габдулла Рәхимкулов (1926-1997) исеме белән тыгыз бәйләнгән. Җырчы тумышы белән Татарстанның Чүпрәле районыннан. Армия сафларыннан кайтканнан соң ул Магнитогорск якларына килә, тау токымнарын чыгару тармагында эшли. Биредә шагыйрь Гамил Афзал сәнгать җитәкчелегендәге Металлурглар мәдәният сараенда җырлаганда аны бервакыт танылган җырчы Рәшит Ваһапов ишетеп ала. Шулай итеп, ул Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә чакырыла, гомерен татар халык җыр сәнгатенә багышлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100