news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорск шәһәрендә беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды

Ике этаптан торган чара Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырыла.

Магнитогорск шәһәрендә беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Быел Магнитогорск шәһәрендә беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясе оештырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Акция ГабдуллаТукай туган көне уңаеннан уздырылган. Ул ике этапта үтә һәм Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырыла. Биредә татар телен өйрәтү түгәрәге җитәкчесе Әкълимә Гобәйдуллина татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗаты һәм тормышы белән таныштыра. Түгәрәктә шөгыльләнүче балалар Тукай шигырьләрен сөйли. Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр дә ясыйлар, диелә бу хәбәрдә.

«Идел» татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Алия Җиһангирова татар телен белү дәрәҗәсен ачыклау өчен милләттәшләребез арасында викторина оештырган. Акция «Туган тел» җырын бергәләп җырлау белән тәмамланган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100