Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Магнитогорск мәчетендә тантаналы рәвештә яңа намаз уку залы ачылды
1 декабрьдә Россия мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә реконструкциядән соң «Сәхия» мәчете ачылуга багышланган тантаналарда катнашты. Мәчеттә тантаналы рәвештә яңа намаз уку залы ачылды, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Россия мөселманнарының рухи башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән мәчеткә йөрүчеләрне РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров сәламләде. Ул Магнитогорск мөселманнары җирле дини оешмасы рәисе Ильяс Гаффаровка рәхмәт белдерде, аның төбәктә күпьеллык дини эшчәнлегенә югары бәя бирде. Реконструкция эшләрендә катнашкан җәмгыять активистларына РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җомга вәгазен РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Урал федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Рушан Камалетдинов үткәрде. Ул дин тотучыларны Аллаһ йортлары бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә көн саен кешеләр белән тулы булсын өчен мәчеттә тиешле гыйбадәтләрне даими рәвештә үткәрергә чакырды.
Искәртеп узабыз, 1 декабрьдә «Сәхия» мәчетенә 120 кеше җыелды. Гыйбадәт кылуда Кунашак районы имамнары Йосыф Хәсәнов белән Рәшит Колмөхәммәтов та катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз