news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Магнит» кибетләрендә хезмәткәрләр өчен битлек режимы кертәләр

Бүгенге көннән «Магнит» кибетләре хезмәткәрләре өчен мәҗбүри битлек кию режимы кертелә. Режим сәүдә нокталары һәм бүлү үзәкләре персоналы өчен гамәлдә булачак, диелә компаниянең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Куркынычсызлык чараларын бөтен илдә коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле көчәйткәннәр. Шулай итеп, соңгы тәүлек эчендә Россиядә Covid-19 йоктыруның 30 967 очрагы ачыкланган. Татарстанда алтынчы көн рәттән көн саен ковид йоктыруның йөздән артык очрагы теркәлә.

«Татар-информ» республиканың шәһәр һәм район администрацияләрендә битлек киеп йөрүне яңадан кертә башлауларын хәбәр иткән иде. Чаллы һәм Әлмәт башлыклары үз хезмәткәрләренә бары тик шәхси саклану чаралары кигән килеш кенә гражданнарны кабул итәргә һәм эшләргә кушты.

Казанның «Метроэлектротранс» командасы да барлык хезмәткәрләргә шәхси саклану чараларын киеп йөрүне йөкләде. Пассажирларга карата әлегә бу чара тәкъдим итү характерында. Республика халкына битлек киеп йөрергә Роспотребнадзор да киңәш итә.

Моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын яңадан кертергә һәм халыкны ревакциацияләү эшен көчәйтергә кушкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100