news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгълүмат чараларына 2024-2026 елларга республика бюджетыннан биреләчәк сумма киметелә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Оксана Кисапова әйтүенчә, 2024-2026 елларга массакүләм мәгълүмат чараларына республика бюджетыннан бүленеп биреләчәк акча кимиячәк.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге буенча 2024 елга бюджет чыгымы 1 735,1 млн сум күләмендә планлаштырылган, 2025 елга – 1 681,9 млн сум, 2026 елга – 1 685,5 млн сум. 2025-2026 елларда чыгымнар күләменең кимүе 2025 елда кайбер чараларның тәмамлануы, шулай ук аерым дәүләт программалары чараларының вакытлыча үткәрелүе белән аңлатыла», – дип сөйләде Оксана Кисапова утырышта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100