news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгълүмат бозып күрсәтелгән мохиттә эшлибез: Ясалма фәһем эшне җиңеләйтерме?

«KazanForum» мәйданчыгында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең цифрлы медиаплатформасын булдырырга тәкъдим иттеләр.

Мәгълүмат бозып күрсәтелгән мохиттә эшлибез: Ясалма фәһем эшне җиңеләйтерме?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ясалма фәһем медиа өлкәсен ничек үзгәртте, ул нинди өстенлекләр һәм куркынычлар алып килә һәм журналистикада яңа цифрлы чынбарлык кыенлыкларын ничек җиңәргә – «KazanForum» сессиясендә шул хакта сөйләштеләр.

«Милли һәм мәдәни мирасны саклау өчен яңа технологияләрне куллану мөһим»

«KazanForum» кысаларында узган «Мирас коды: Мәгънәләрнең цифрлы эволюциясе» дип исемләнгән медиасессия журналистика һәм медиадагы яңа технологияләргә – аларның мөмкинлекләренә, тармакка йогынтысына һәм шул сәбәпле барлыкка килгән куркынычларга багышланды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бүгенге көндә заманча казанышларны мәдәни һәм рухи мирасыбызны саклау өчен ничек кулланырга, дигән сорау туа. Бүген бу очрашу әлеге мәсьәләне хәл итүгә саллы өлеш кертер дип өметләнәбез», – дип башлады сүзен ТР Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин.

Марат Гатин сүзләренчә, Россия белән ислам дөньясы илләре арасындагы мәгълүмати хезмәттәшлек елдан-ел киңәя бара. Нәкъ менә «KazanForum» бу өлкәдәге яңа ысулларны һәм технологияләрне карау өчен төп мәйданчыкка әйләнде.

Быел «KazanForum»га 29 илдән 400гә якын журналист килгән

«KazanForum» инде күптән бөтен дөнья медиасы өчен кызыклы мәйданчыкка әйләнде. Татарстан башкаласына ел саен төрле илләрдән журналистлар форумның төп нәтиҗәләре турында белер өчен килә», – дип белдерде «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Аның әйтүенчә, быел «KazanForum»га 29 илдән 400гә якын журналист килде. «Бу чарага карата дөнья күләмендә кызыксыну зур булуын күрсәтә. География дә киңәя. Биредә һәркем үзе өчен мөһим һәм кызыклы яңалыклар таба ала», – дип билгеләп үтте ул.

«Бүгенге чынбарлыкта аралашуның гадәти форматлары аудитория теләкләренә карап үзгәрә. Милли һәм мәдәни мирасны саклап калу өчен заманча агымнардан артта калмау һәм аларны җайлаштыру мөһим», – дип саный Айдар Сәлимгәрәев.

Ул ел саен тапшырыла торган «KazanForum» медиапремиясе җиңүчесен игълан итте. Престижлы бүләккә «Россия сегодня» телеканалы лаек булды.

«Без бу премияне «KazanForum»ны яктыртуга һәм ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән массакүләм мәгълүмат чараларына тапшырабыз», – дип аңлатты Сәлимгәрәев.

«Мәгълүмат бозып күрсәтелгән мохиттә эшлибез»

Заманча дөнья журналистлар бергәлеге алдына яңа сынаулар куя. Мәгълүмат кыры үз мирасың һәм мәдәни үзенчәлегең өчен көрәш урынына әйләнде, дип саный Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәгълүмат департаменты башлыгы Тарек Ладжал.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Дипфейклар барлыкка килгән, мәгълүмат бозып күрсәтелгән мохиттә эшлибез. Без ялган хәбәрләргә каршы көрәшеп кенә калмыйбыз, ә мәгълүматның дөреслеге һәм бөтенлеге яклы. Тагын бер зур сынау – суверенлыкны саклау. Хәзерге вакытта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең күбесе үз тарихы һәм кыйммәтләренең никадәр куркынычсызлыкта булуын контрольдә тота алмый», – дип хәбәр итте ул.

Тарек Ладжал медиа бергәлегенә цифрлы үзгәрешләр чорын уңышлы узарга ярдәм итәчәк берничә чара тәкъдим итте:

  • Беренчесе – белем дәрәҗәсен даими күтәрү. Без бары тик текстлар гына урнаштыру чигеннән чыгырга тиеш. Ясалма фәһем технологияләре, зур мәгълүмат базалары белән эшләргә өйрәнү, шулай ук тел ягыннан да заман белән бергә атлау мөһим.
  • Икенче пункт – мәгълүмати киңлекне цифрлы вандализмнан сакларга мөмкинлек бирүче даими хезмәттәшлек.
  • Өченчесе – технологияләр кешене алыштырырга тиеш түгел. Без кешеләр һәм кешелек дөньясы белән элемтәне сакларга тиешбез. Мирасыбызның киләчәгебезнең нигезе булуын онытмау мөһим.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы мәгълүмати киңлеккә ясалма фәһемне кертә башлады

Казан дөньяның иң зур мәдәни үзәкләренең берсе булып кала, шуңа күрә мирасны саклау өчен яңа технологияләр кертү мәсьәләсен нәкъ менә биредә карау аеруча мөһим, дип өстәде Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәгълүмат агентлыклары берлеге генераль директоры Мөхәммәд әл-Ями.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Берлек үз алдына куелган бурычларны үтәү өчен яңа технологияләр куллана. Ясалма фәһем оешмабыз эшчәнлегенең нигезен тәшкил итә. Медиаконтент тудыру һәм мәгълүматны төрле телләргә тәрҗемә итү өчен «Акыллы мөхәррир» программасын башлап җибәрдек, шулай ук ислам дөньясы илләре журналистлары өчен квалификация күтәрү курслары уздырдык», – дип белдерде ул.

Бу программа ислам илләреннән килгән 100дән артык журналистка ясалма фәһем белән эшләргә өйрәнергә ярдәм итте. Моннан тыш, Россия территориясендә дә тренинглар узды, дип аңлатты Мөхәммәд әл-Ями.

«Ясалма фәһем ярдәмендә редакцияләрдә бер төрдәге эшләр күләме кими»

Медиа өлкәсендә ясалма фәһемне куллану буенча «Россия сегодня» телеканалы яңа юл ачучыларның берсе булды, дип сөйләде каналның генераль директоры Вера Харина.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Төрле ясалма фәһем модельләре белән 2021 елда ук эшли башладык, әмма чын алгарыш 2025 елда булды. Редакцияләребезнең эшен җиңеләйтергә теләдек, шуңа күрә текст, аудио һәм видео белән эшли ала торган ясалма фәһем модельләре платформасын булдырыдык», – дип искәртте Вера Харина.

Бу ысул туры эфирларны мизгел эчендә дөньяның барлык телләренә тәрҗемә итәргә, субтитрлар ясарга һәм барлык редакцияләргә тиз арада таратырга мөмкинлек бирә, дип аңлатты ул.

«Ясалма фәһем ярдәмендә редакцияләрдә бер төрдәге эшләр күләме кими, һәм журналистларның редакция фикерләвенә, контекстны һәм тарихның дөрес ягын аңлауга күбрәк вакыты кала», – дип йомгаклады телеканалның гендиректоры.

Ясалма фәһем медиа өлкәсен ничек үзгәртте?

Хәзер инде ясалма фәһемнең медиа өлкәсенә алып килгән конкрет юнәлешләре турында сөйләргә мөмкин. Бу хакта Интернетны үстерү институтының өстенлекле тикшеренүләр департаменты җитәкчесе Алексей Буньков сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Без үткәргән тикшеренү буенча, медиаиндустрия вәкилләренең 72 проценты контент тудыру өчен ясалма фәһемне даими куллана», – дип мәгълүматлары белән уртаклашты ул.

Мондый технологияләр килеп чыгу белән контент җитештерү һәм тарату чылбыры үзгәрде. Бүген һәрбер цифрлы җайланма, асылда, медиаплатформага әйләнде.

Хезмәт базарында да кадрларга карата яңа таләпләр барлыкка килде. Бүген белгечләргә ясалма фәһем белән эшләү нигезләрен белү зарур. Бу киләчәк журналистларны әзерләү программаларына да йогынты ясый, дип дәвам итте Алексей Буньков.

«Авторлык хокукы төшенчәсе үзгәрә, һәм аны ничек җайга салу юллары әлегә аңлашылмый. Бу мәсьәлә буенча дөньякүләм зур бәхәсләр бара. Ясалма фәһем карашларга, кыйммәтләргә һәм мәгънәләргә йогынты ясый. Моны да исәпкә алу мөһим», – дип төгәлләде белгеч.

Алексей Буньков ясалма фәһем сәбәпле мәдәниятләр һәм телләр глобальләшүендә зур куркыныч күрә. Аның сүзләренчә, кече телләргә ясалма фәһем системасында күренеп тору өчен зур тырышлык куярга туры килә.

Ясалма фәһем: файдамы, зарармы?

Ясалма фәһем медиа белгечләренең эшен шактый җиңеләйтә, әмма төрле юнәлешләр буенча зур куркынычлар да тудыра, дип саный Оман журналистлар ассоциациясе директорлар советы президенты Мөхәммәд Мөбарәк Али әл-Араими.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ясалма фәһем өлкәсе зур игътибар таләп итә. Минем тәкъдимнәрем – илләребезнең медиасы өчен цифрлы платформа булдыру, яңа юнәлешләр турында фикер алышу өчен өч айга бер тапкыр виртуаль очрашулар оештыру, шулай ук Глобаль Көньяк журналистларын берләштерүче челтәр төзү кирәк», – дип тәкъдимнәрен җиткерде ул.

Мондый ысул медианың кешелек табигатен сакларга һәм шул ук вакытта ясалма фәһем тәкъдим иткән барлык өстенлекләрне кулланырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышана Оман белгече.

news_right_1
news_right_2
news_bot