news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте БДИның яңа расписаниесе расланачак вакытны әйтте

Бердәм дәүләт имтиханының сынауны яңадан тапшыруны исәпкә алган яңа расписаниесен апрель ахырына кадәр расларга мөмкиннәр, дип белдерде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында укучыларга үзләре сайлаган бер предмет буенча Бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшыру мөмкинлеген бирергә тәкъдим иткән иде.

«Бездә булган расписание проекты кабат расланачак, әлеге яңалык быелгы җәйдә гамәлгә керәчәк. Ул төбәкләр катнашында әзерләнә һәм килештерелә, апрель ахырына кадәр әлеге яңа расписаниене барысы да күрер дип уйлыйм», - диде Музаев Дәүләт Думасының Фән һәм югары белем комитеты утырышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100