Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф өлкәсендә цифрлы аттестатлар һәм дипломнар булдыру буенча эксперимент уздыралар
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте (Рособрнадзор) белем алу турында цифрлы документларны формалаштыру буенча эксперимент үткәрәчәк. «Онлайн белем алу турында цифрлы документлар» суперсервисын булдыру кысаларында яңа механизмны апробацияләү 1 июльдә башлана, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
«Суперсервис дәүләт хезмәтләре порталы аша белем алу турындагы юридик яктан әһәмиятле электрон документларга - аттестатларга һәм дипломнарга онлайн - керү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Аны булдыру белем алу турында документлар бирүне гадиләштерергә, кәгазь бланкларны рәсмиләштерү белән бәйле вакытны һәм чыгымнарны киметергә, ялган документлар куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Россиялеләрнең белем алу турындагы документларына даими онлайн-керү мөмкинлеге булыр дип көтелә, шулай ук аларны дистанцион рәвештә, мәсәлән, эшкә урнашканда яки югары уку йортына кергәндә куллана алачаклар. Моннан тыш, документны югалткан очракта яңадан торгызырга кирәкмәячәк.
Экспериментның беренче этабында төп һәм урта гомуми белем турында меңгә якын цифрлы аттестат формалаштыру планлаштырыла. Аннары якынча 5 мең документ мисалында югары белем турында дипломнарны формалаштыру механизмы сыналачак. Шул ук вакытта эксперимент документларны хуҗаларына кәгазь версиядә тапшырганнан соң үткәреләчәк.
Суперсервис 2025 елда эшли башлар дип көтелә. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт эксперимент нәтиҗәләрен чыгарачак һәм шушы елның 25 декабренә кадәр Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына тиешле хисап җибәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз