news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры урынбасары: Республикада туган телләрне үстерүгә зур игътибар бирелә

Мәгариф министры урынбасары: Республикада туган телләрне үстерүгә зур игътибар бирелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова республикада туган телләрне үстерүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады. Бу хакта ул Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумында әйтте.

«Республикада милли мәгариф мәсьәләләренә, татар телен, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Күп кенә проектлар татар халкының телен һәм үзенчәлеген саклауга юнәлтелгән дәүләт программалары кысаларында һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла», – диде ул.

Минзәлия Закирова Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә күп кенә уникаль проектлар гамәлгә ашырылуы турында да әйтте.

«Республикада туган телдә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчалары һәм мәктәпләр челтәре эшли. 2019 елдан башлап заманча мәктәп моделе булырга тиешле «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексларын төзү буенча уникаль проект эшләнелә. Мондый комплекслар Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Алметьевск шәһәрләрендә ачылган һәм уңышлы рәвештә үсә», – ди ул.

«Министрлык тарафыннан Туган тел һәм әдәбият буенча федераль эш программалары эшләнде һәм федераль төп программаларга кертелде. Федераль дәреслекләр исемлеге – татар теле һәм әдәбияты буенча 86 укыту-методик комплект, 2024 елның августында тагын 26 методик комплект Мәгариф министрлыгына тапшырылган һәм хәзерге вакытта алар экспертизада», – дип билгеләде мәгариф һәм фән министры урынбасары.

2025 елдан укыту системасында үзгәрешләр кертелә. Бу тарих һәм җәмгыять фәннәренә кагыла.

«Тарих һәм җәмгыять белеме буенча аерым үзгәрешләр кертелде, алар 2025 елның 1 сентябрендә гамәлгә керәчәк, әмма мәгариф системасы инде укытучыларны үзгәрешләргә әзерли. Киләсе елдан тарих буенча сәгатьләр саны үзгәрә, җәмгыять белеме буенча сәгатьләр саны кими, шулай ук «Безнең төбәк тарихы» курсы кертеләчәк», – диде Минзәлия Закирова.

Ул 5-7 сыйныфлар өчен керәчәк «Безнең төбәк тарихы» курсы буенча дәреслек эшләүче 32 Россия субъекты арасына Татарстанның да керүен әйтте. Һәм моның Татарстан өчен зур дәрәҗә булуын билгеләде.

«Мәгариф системасында бүгенге көндә 77 меңнән артык педагогик хезмәткәр исәпләнә. Безнең мәктәпләрдә 501 мең бала белем ала, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 200 меңнән артык бала тәрбияләнә. Ел саен без 11 сыйныфны тәмамлаучы 16 мең укучыны һәм 9 сыйныфны тәмамлаучы 43 мең баланы чыгарабыз», – дип төгәлләде ул чыгышын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100