news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры Татарстанда 2024 елда төзеләчәк мәктәп һәм бакчаларны атады

Министр мәгариф учреждениелары киләсе елда да быелгы темп белән төзеләчәген әйтте.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада 2024 елда төзеләчәк мәктәп һәм бакчаларны атады.

«Киләсе ел өчен рәсми рәвештә расланган исемлек юк. Әлегә фикер алышулар бара. Якын арада Татарстан Рәисе тарафыннан карар кабул ителүен көтәбез. Беренче чиратта, Лаеш районы Усад авылында мәктәп төзелергә тиеш. Шулай ук Лаеш районы Сокуры авылында 1224 урынга мәктәп төзелүе көтелә. Биектау районы Чернышевка авылында 1224 урынга яңа мәктәп, ә Питрәч районы Көек авылы мәктәбенә 600 урынлы янкорма төзеләчәк», – диде Илсур Һадиуллин ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында.

Министр 2024 елда яңа мәктәпләр Казанның «Горки», «Весна» һәм «М14» торак комплексларында ачылыр дигән өмет белдерде.

Балалар бакчаларына килгәндә, алар Казанның «Салават күпере» микрорайонында, Лаеш районы Сокуры, Олы Кабан, Комлы Кавал авылларында, Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә, Биектау районы Шигали авылында, Питрәч районы Царево бистәсендә төзеләчәк.

Министр мәгариф учреждениелары киләсе елда да быелгы темп белән төзеләчәген әйтте. Быел Татарстанда барлыгы 10 меңгә якын укучыга исәпләнгән 11 мәктәп ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100