news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры мәктәпләргә тәртип өчен билге кую кайтарылырга мөмкин дип саный

Мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләргә тәртип өчен билге куюны кайтарырга була, дип саный. Бу фикерне ул дүшәмбе РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары советы эшче төркеменең киңәйтелгән утырышында белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әмма министр мондый бәяләүнең критерийларын төгәл билгеләргә кирәклеген ассызыклады.

«Без, гомумән, тәртип өчен билге куюга каршы түгел, әмма мондый бәяләүнең критерийларын аңларга кирәк, аны кем төзиячәк һәм нәтиҗәләр нинди булачак», - диде Кравцов.

Тәртипсезләр һәм мәктәп кагыйдәләрен бозучыларны билге куеп «җәзалау» турындагы тәкъдимне Кеше хокуклары советы башлыгы Валерий Фадеев тәкъдим итте. Өстәвенә, тәртип өчен билге кую белән беррәттән, закон бозучыларны чыгарылыш дәүләт имтиханнарына кертмәскә кирәк, дигән фикердә Фадеев.

Сергей Кравцов «кинәт туган карарлар кабул итмәскә» чакырды һәм әлеге тәкъдим фикер алышуны таләп итә, дип билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100