news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры мәктәпләрдә акча җыю турында: Мәҗбүр итеп, рәнҗетеп акча сорау кирәкми

Мәгариф министры мәктәпләрдә акча җыю турында: Мәҗбүр итеп, рәнҗетеп акча сорау кирәкми
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә кайсы очракларда ата-аналардан акча җыю мөмкинлеге булуы турында аңлатты. Бу хакта ул «Ватаным Татарстан» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемендә туры эфир барышында сөйләде.

Министр Татарстан бюджетыннан мәктәпләрне төзекләндерүгә, җиһазларны яңартуга акча бүленеп бирелүен әйтте. «Республика җитәкчелегенең мәгариф системасына күрсәткән игътибары зур. Әлбәттә, мәктәпләрдә һәр кабинетны ремонтлап бетерергә акча җитеп бетмәскә мөмкин. Муниципаль берәмлекләр инде моны белә», - диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, начаррак хәлдәге класслар бар икән, әти-әниләр үз теләкләре буенча аны яңартуны хәл итә ала.

«Бу хакта беркая язылмаган, бу сорауга ачыктан-ачык» юк» дип тә, «әйе» дип тә әйтеп булмый. Буяуны яңартасылары, пәрдәләрне, линолеумны алмаштырасылары килә икән, мәктәп каршы түгел. Ләкин мәҗбүр итеп, елатып, рәнҗетеп кешенең ахыргы тиенен алу кирәкми, «бирегез» дип әйтү катгый рәвештә тыела. Кеше күңел халәтеннән чыгып, үзе ярдәм итсә генә, чөнки ул бүлмәдә аның баласы утыра. Төгәл рецепты юк, бу катлаулы сорау», - дип белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100