news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры: Биш көнлеккә күчсәк, дәресләр туган тел сәгатьләре хисабына кимиячәк

Илсур Һадиуллин биш көнлек укуга күчүгә каршы булуының сәбәпләрен әйтте.

Мәгариф министры: Биш көнлеккә күчсәк, дәресләр туган тел сәгатьләре хисабына кимиячәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә биш көнлек укуга күчүгә каршы булуын әйтте. Ул хупламауның төп сәбәбе дип, туган тел дәресләре сәгатьләренең кимүен әйтте. «Әгәр дә укуны биш көнлеккә калдырабыз икән, сәгатьләр тел хисабына кимиячәк», – диде министр «Ялкын» журналы оештырган мәктәп һәм югары уку йортлары укучылары белән очрашуда.

Илсур Һадиуллин биш көнлек укуга күчүне закон тарафыннан рөхсәт ителүен әйтте. «Төрле вариантлар бар, мәктәпләр үзләре хәл итә, ләкин без артык хупламыйбыз», – диде министр.

«Физика белән математиканы, дәүләт теле булган рус телен дә киметмиләр. Физкультура өч иде, икегә калып бара, хезмәт бер сәгать, җыр бер сәгать, тарих, химия ике сәгать, әдәбият бер сәгать. 2017 елдан соң безнең ике сәгать татар теле, бер сәгать әдәбият калды. Икегә икеләр дә, бергә берләр дә булып алды. Хәзер анысын да бетерсәк, язучылар язган әсәрләрне кем укый? Бик катлаулы проблема. Телне, әдәби әсәрләрне, үзебезнең язучыларны белмәгән, матур итеп шигырь укый белмәгән буын барлыкка килә дә, «без кем?» дигән сорау туа. Без беркайчан да башка милләт кешесенә әверелә алмыйбыз, без – татарлар. Без моны горурлык хисе белән йөртергә тиешбез», – диде Илсур Һадиуллин.

Министр биш көнлек укуга күчмәүнең башка төрле сәбәпләрен дә әйтте. Мәсәлән, шимбә көнне укытмаган төбәкләрдә яшүсмерләр арасында җинаятьләр артуын белдерде. «Бу бит куркыныч хәл. Бала шимбә көне буе өйдә нишләп утырсын? Сәүдә үзәкләренә китә, тегендә бара, монда бара. Аны беркем карамый. Кешене бары эш кенә тәрбияли», – диде ул.

Тагын бер сәбәп итеп, министр балаларга йөкләнеш артуын әйтте.

«Профильле классларда физика, химия, биология буенча өстәмә дәресләр каралган. Ул дәресләр мәктәптән соң үткәрелә. Бала биюгә, җырга, шахматка да бара ала. Кайтканда инде ул дәрес карарга арган була, йокыга китә. Башлангыч классларда балалар өчен дәресне әти-әниләр әзерли. Аннан соң «өйгә эш күп бирәләр, өчәр сәгать эшлибез» диләр», – диде ул.

Илсур Һадиуллин шимбә көнне укытуның имин булмаган гаиләләр булуы белән дә бәйле икәнен әйтте. «Төрле гаиләләр бар, без бөтенесен дә исәпкә алабыз», – диде министр.

«Шимбә көнне 1-4 класслар өчен мәктәптә бушлай туклану каралган. Аңа дәүләт акча бирә. Өйдә аның хәтле әзерләми, пешерми торган, бала турында уйлап бетерми торган гаиләләр бар. Бала мәктәпкә килә икән, ул ашый, аның тамагы тук, ул контрольдә. Әти-әнисе эчеп ятучы гаиләләр бар, яки бакчага китәләр дә, бала өйдә кала. Әти-әни тарафыннан шундый эгоистик карашлар да җитәрлек. Шимбә көнне баланы торгызып, ашатып, мәктәпкә озатып куясы килмәүчеләр дә бар», – диде Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100