news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры 4 районда мәктәпләр һәм бакчалар җитмәү сәбәбен аңлатты

Йортлар төзү планы мәгариф оешмалары саны белән чагышмавы аркасында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында урыннар җитми.

Мәгариф министры 4 районда мәктәпләр һәм бакчалар җитмәү сәбәбен аңлатты
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Тукай районнарында йортлар төзү планы мәгариф оешмалары саны белән чагышмавын әйтте. Шул сәбәпле мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында урыннар җитми.

«Соңгы елларда 300гә якын балалар бакчасы ачылды. 43 районда балаларны урыннар белән тәэмин итү 100 процентка җитте. Питрәч һәм Лаеш районнарында торак комплексларның кызу төзелеше барганда бу күрсәткечкә ирешә алмау ихтималы бар. Алда әйткән һәм тагын Тукай, Биектау районнарында йортлар төзү планы мәгариф оешмалары саны белән чагышмавы аркасында мәктәпләрдә, бакчаларда урыннар җитми», - диде Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.

Министр мисал өчен Питрәч районы Көек авылында туган вәзгыятьне күрсәтте. Авылда мәктәп яшендәге 2,5 мең балага 1 мәктәп бар.

«Без вәзгыятьне ашыгыч рәвештә төзәтергә мәҗбүр булдык, гәрчә аны муниципаль дәрәҗәдә төзелеш планнары формалашкан чорда ук булдырмаска мөмкин иде», - диде мәгариф һәм фән министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100