news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министры «Татарстан электрон мәгарифе»н көйләп бетерү вакытын әйтте

Мәгариф һәм фән министры «Татарстан электрон мәгарифе»н көйләп бетерү вакытын әйтте
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Татарстан электрон мәгарифе» яңартылган системасының барлык сервисларының эшен ахырга кадәр көйләү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Якын арада система штатлы режимда эшләячәк», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе.

Ул искәрткәнчә, ата-аналар Россия Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм үз балаларының профильләрен булдырырга тиеш. «Бу республикада яшәүчеләрнең күпчелеге өчен яңалык. Әмма барлык адымнар да эшләп бетерелсә - проблемалар тумаячак», - диде спикер.

Аның сүзләренчә, ата-аналарның мөрәҗәгатен исәпкә алып, 22 гыйнвардан мәктәпләрдә яңартылган системага өстәмә авторизация ысулы сыйфатында керү өчен логин һәм пароль алырга мөмкин булачак, дигән карар кабул ителгән.

info.edu.tatar.ru адресы буенча системада укытучылар, укучылар һәм ата-аналар өчен яңалыклар турында мәгълүмати белешмә урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100