Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф министрлыгы салкыннарда мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлатты
![Мәгариф министрлыгы салкыннарда мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлатты](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/12/5/fedc68e6097b899469be05075cf37342.jpg)
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәптә дәресләрнең кышын нинди һава температурасында туктатылырга мөмкинлеген аңлаттылар.
«Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында -23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -25 градуста дәресләр булмаска мөмкин», — дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова.
Моннан тыш, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -27 градус булганда, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -32 градус салкын булганда, дәресләр туктатыла.
Ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы -3 градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге 6-10 м/с артмаган очракта гына үткәрергә мөмкин. Өлкән сыйныф укучылары өчен исә -10 градустан түбән булмаган һәм җил 6-10 м/с көчлерәк булмаган очракта рөхсәт.
Министрлык шулай ук -25 градус һәм аннан түбән температурада балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларның муниципалитет чигеннән чыгуын туктатырга киңәш итә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, салкыннар аркасында Татарстанда кисәтү игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз