Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф министрлыгында «Ана теле» татар теле курсларының ябылуына аңлатма бирделәр
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында «Ана теле» татар телен өйрәнү онлайн-мәктәпләрен ябу турында аңлатма бирделәр. Ведомство матбугат хезмәте аңлатканча, аны курсны эшләүчеләр тәкъдим иткән.
«ЕF Education чит ил компаниясе Россия базарыннан китү карарын кабул итте. Без шулай булыр дип уйлаган идек, һәм алдан ук үзебезнең ил белгечләре белән бу мәсьәлә буенча эшли башладык», - дип хәбәр итте «Миллиард.Татар» хәбәрчесенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Аның сүзләренчә, агымдагы елның беренче кварталында министрлык белгечләре, үзебезнең җитештерүчеләр белән «Ана теле» мәйданчыгын анализлаган һәм аның иске булуын, шулай ук опцияләрдә яңартулар булмавын ачыклаганнар.
«Хәзерге вакытта татар телен өйрәнүнең берничә альтернатив курсы анализлана. Аның нәтиҗәләре буенча оптималь платформа билгеләнәчәк. Моннан тыш, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында «Милли мәгариф» бүлегендә татар телен өйрәнү өчен ресурслар җыелган инде. Алар төрле һәм бушлай», - дип сөйләде Алсу Мөхәммәтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз