Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгында 1нче сыйныф укучылары өчен туган тел дәресен киметүне аңлаттылар
Россиядә беренче сыйныф укучылары өчен йөкләнеш нормативлары санитар нормаларга туры килсен өчен туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә сәгатьләр санын кыскартырга карар кылдылар. Мондый җавапны Россия Мәгариф министрлыгында бирделәр, дип яза «Коммерсанть».
Искәртик, яңалык 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Әйтик, элек туган телне өйрәнүгә ике сәгать вакыт бирелгән булса, сентябрьдән бер сәгать кала (елга исәпләгәндә — 59 урынына 51 сәгать). Әдәбият белән дә шулай ук: сентябрьдән ул беренче чиректә бөтенләй булмаячак, аның каравы ул калган чирекләрдә кала (бер елга — әдәбият 33 сәгать урынына 25 сәгать кала).
«Беренче сыйныф укучылары өчен йөкләнеш нормативлары санитар нормаларга туры килсен өчен төзәтелгән. Әлеге документ нигезендә, беренче сыйныфта укучылар өчен көндәлек максималь йөкләнеш күләме дүрт дәрестән, яки атнага 20 сәгатьтән артмаска тиеш. 21 сәгать булганда, артык дәрес — физкультура булганда гына рөхсәт итәбез», - дип җавап бирделәр министрлыкта.
Мәгариф министрлыгында санитария нормалары таләпләрен үтәү өчен ниндидер бер фәннең бер сәгатен кыскартырга туры килде, әмма нәтиҗәдә туган телне һәм әдәбиятны сайладылар, дип ассызыкладылар. Шул ук вакытта министрлыкта предметларны элеккечә дәрестән тыш өйрәнергә мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз