news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы югары уку йортына керүчеләр өчен БДИның минималь балларын билгеләде

Мәгариф министрлыгы югары уку йортына керүчеләр өчен БДИның минималь балларын билгеләде

Россия Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына керү мөмкинлеген биргән мәктәп предметлары буенча БДИның минималь балларын билгеләде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Рус теле, әдәбият һәм географиядән минималь балл – 40, математика (профиль дәрәҗә), биология, физика һәм химиядән – 39, җәмгыять белеменнән – 45, тарихтан – 35, информатикадан – 44, чит телдән 30 балл тәшкил итә.

Узган ел белән чагыштырганда, баллар үзгәрмәгән. Һәр югары уку йорты балларның үз планкасын билгеләргә хокуклы, тик ул Мәгариф министрлыгыныкыннан түбәнрәк булмаска тиеш.

2023 елда 630 мең кеше БДИ тапшырган. Алар арасында Россиянең яңа төбәкләреннән мәктәп тәмамлаучылар да бар. БДИның төп чорында 7 меңнән артык кеше имтиханнарны 100 баллга тапшырган. 17 укучы өч имтиханны югары баллга биргән.

Элегрәк Мәгариф министрлыгы 2024 елда югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре турында карар проекты әзерләгән иде. Төп яңалык «югары уку йортлары һәм абитуриентлар өчен процессның ачыклыгын» арттыруга юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100