news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын яңартты

Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын яңартты
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026/2027 уку елына ведомство карамагындагы югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын билгеләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Урнаштырылган мәгълүматларга караганда, минималь балларның дәрәҗәсе түбәндәгечә билгеләнгән:

  • Рус теле – 40;
  • Профильле математика – 40;
  • Физика – 41;
  • Җәмгыять белеме – 45;
  • Тарих – 40;
  • Информатика – 46;
  • Чит тел – 40;
  • Әдәбият – 40;
  • Биология, география, химия – 40.

Узган уку елы белән чагыштырганда, кайбер фәннәрдән минималь күрсәткечләр арткан: физика – 39 баллдан 41 баллга кадәр, информатика – 44 баллдан 46 баллга кадәр, тарих – 36 баллдан 40 баллга кадәр, чит тел – 30 баллдан 40 баллга кадәр, биология һәм химия – 39 баллдан 40 баллга кадәр.

Рус теле, профильле математика, география, җәмгыять белеме һәм әдәбияттән минималь баллар 2025/2026 уку елындагы дәрәҗәдә сакланган.

Ведомствода аңлатуларынча, үзгәрешләр белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot