Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы яңа уку елына тәрбия эше планын раслады
Россия Мәгариф министрлыгы 2026/27 уку елына балалар бакчалары, мәктәпләр һәм көллиятләрнең тәрбия эшенең календарь планнарына кертергә тәкъдим ителгән чаралар исемлеген раслады. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Яңа исемлеккә Җиңү көненә, Халыклар бердәмлеге көненә, остазлар көненә, хайваннарны яклау көненә, Россия фәне көненә һәм башка истәлекле даталарга багышланган акцияләр һәм чаралар кертелде.
Укучылар өчен «Гаилә хәтере» Бөтенроссия тикшеренү конкурсында, «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенда һәм «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәрестән тыш дәресләр циклында катнашу каралган.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр һәм ата-аналар арасында багланышларның мөһимлеген билгеләп үтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз