news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы укытучыларга хезмәт хакы түләү системасындагы үзгәрешләрне аңлатты

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Беренче канал эфирында мәктәп укытучыларына хезмәт хакы түләүнең яңа системасының принциплары турында сөйләде. Аның сүзләрен РИА Новости җиткерә.

Яңа түләү системасы нигезендә, хезмәт хакының 70 процентын база өлеше, ә калган 30 процентын төрле стимуллаштыручы түләүләр тәшкил итәчәк.

Элегрәк РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко яңа системаны 2026 елда раслау планлаштырыла, ә 2027 елдан аны илнең барлык мәгариф учреждениеләрендә кертә башлаячаклар, дип хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot