news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы укучыларга уку йөкләнешен бүлүнең ике вариантын тәкъдим итте

Мәгариф министрлыгы укучыларга уку йөкләнешен бүлүнең ике вариантын тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия Мәгариф министрлыгы атна дәвамында укучыларга уку йөкләнешен бүлүнең ике вариантын тәкъдим итте. Бу ведомствоның методик киңәшләрендә язылган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Беренче вариант атна уртасына йөкләнешнең акрынлап артуын һәм аннан соң аны киметүне күздә тота. Биш көнлек уку атнасында иң аз йөкләнешне дүшәмбе һәм җомга көннәренә билгеләргә киңәш ителә.

Атнасына алты көн укучылар өчен мондый вариантта җомга һәм шимбә иң аз йөкләнешле көннәр булырга тиеш.

Икенче вариант атна уртасында «җиңеләйтелгән» уку көнен күздә тота. Бу очракта биш көнлек уку атнасында максималь йөкләнеш сишәмбе һәм пәнҗешәмбегә туры килергә тиеш.

Алты көнлек уку атнасында исә, иң күп эшләр чәршәмбе һәм җомга биреләчәк.

Шулай итеп, мәктәпләр атналык йөкләнешне бүлгәндә ике вариантның берсен куллана алачак: йә атна уртасында максимумга ирешкәннән соң аны киметергә, йә югары уку йөкләнеше булган көннәр арасында азрак йөкләнешле көн билгеләргә.

news_right_1
news_right_2
news_bot