news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы педагогларның махсус статусын ныгытучы указ кабул итүне көтә

Мәгариф министрлыгы педагогларның махсус статусын ныгытучы указ кабул итүне көтә
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Россия Мәгариф министрлыгы якын арада педагогларның махсус статусын һәм иҗтимагый әһәмиятен ныгытучы указ имзаланыр, дип өметләнә. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов Төньяк-Сахалинда «Россия – Моя история» паркы мәйданчыгында Сахалин өлкәсе укытучылары белән очрашу вакытында белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Министр сүзләренчә, әлеге документ педагогларның махсус статусын, аларның һөнәри үсеше өчен гарантияләрне, шулай ук укытучыларны аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә янарга мөмкин булган куркынычлардан яклау чараларын ныгытырга тиеш.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясенең укытучыларга махсус статус бирү турындагы инициативасын хуплады.

news_right_1
news_right_2
news_bot