Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы: Мәктәптә контроль эшләр уку вакытының 10 процентыннан артмаска тиеш
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә контроль эшләренең иң чик күләмен билгеләде: аларның өлеше гомуми уку вакытының 10 проценттан артмаска тиеш. Бу хакта РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова хәбәр итте, аның сүзләрен «ТАСС» китерә.
Тиешле үзгәрешләр Мәгариф министрлыгының 704, 729 һәм 808 номерлы боерыклары белән беркетелгән. Әлеге документлар кысаларында предмет өлкәләре төгәлләштерелде, контроль эшләр саны лимиты билгеләнде, шулай ук белем бирү программаларын үзләштерүнең предмет һәм метапредмет нәтиҗәләренә таләпләр исемлеге билгеләнде.
Моннан тыш, кайбер уку дисциплиналары буенча бердәм дәрес буенча планлаштыру кертелде һәм өй эше күләме регламентлаштырылды.
Колударова шулай ук педагогларның эшен гадиләштерү өчен «гомуми белем бирүнең бердәм эчтәлеге» порталында эш программалары, уку планнары һәм төп белем бирү программалары конструкторлары, шулай ук норматив документлар һәм методик киңәшләр урнаштырылуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз