Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә тәртипкә билге кую проектын чыгарды
Хокукый мәгълүмат рәсми порталында Россия Мәгариф министрлыгының мәктәпләрдә тәртипкә билге кую мөмкинлеген карый торган проекты чыккан.
«Укучыларның эчке тәртибе кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту, дәресләрдә дисциплина һәм оешмада үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүне дә кертеп, укучыларның үз-үзләрен тотышына бәя куюны күздә тотарга мөмкин», – диелә документта.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, проект белем бирү оешмаларының мондый билгеләр кую вәкаләтен төгәлләштерә.
Алдарак Мәгариф министрлыгы алты төбәктә – Новгород, Ярославль, Тула өлкәләрендә, Луганск Халык Республикасында, Чечня Республикасында һәм Мордовия Республикасында мәктәпләрдә тәртипкә билге куюны кертү турында пилот проекты әзерләү турында хәбәр иткән иде. Һәр төбәктә әлеге тәҗрибәдә катнашу өчен унар мәктәп сайлана. Билгеләрне 1 – 8 сыйныф укучыларына куячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз