news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә тарих буенча өстәмә курс кертергә җыена

Мәктәпләрдә тарих дәресләре кысаларында «Россия – минем тарихым» курсы барлыкка килергә мөмкин, аны кертү турында фикер алышалар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Без бу курсны («Россия – минем тарихым») кертү турында фикер алышабыз, һәм ул тарих дәресләре кысаларында барлыкка килергә мөмкин. Әлеге курс 10 яки 11 сыйныфта булачак», - диде РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында мәгариф министры Сергей Кравцов.

Ахыргы карарны уку елы башында игълан итү планлаштырыла, ул ашыгыч кабул ителергә тиеш түгел.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100