news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре даталарын билгеләде

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре даталарын билгеләде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

РФ Мәгариф министрлыгы 2026-2027 уку елында мәктәпләрдә соңгы кыңгырауны 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 26 яки 27 июньдә уздырырга тәкъдим итте. Министрлык тиешле тәкъдимнәрне Россиянең барлык төбәкләренә җибәрде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре программасына Дәүләт флагы күтәрү һәм РФ Дәүләт гимнын башкару тантаналарын, күп балалы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләүне, укучыларның ата–аналары, шул исәптән дәүләт бүләкләренә лаек булганнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар чыгышларын кертергә тәкъдим ителә», - диелә хәбәрдә.

Соңгы кыңгырауны һәм чыгарылыш кичәләрен үткәргәндә Мәгариф министрлыгы куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар бирүне сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot