news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәрен офлайн үткәрергә тәкъдим итә

Быел мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре гадәттәгечә узарга мөмкин. Бу турыда журналистларга мәгариф министры Сергей Кравцов әйтте.

Ул Мәскәүнең Грибоедов исемендәге мәктәптә «Россия-мөмкинлекләр иле» дигән ачык дәрес үткәрде. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

«Мәктәпләрдә расписание нинди булуга карамастан, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен үткәрергә тәкъдим итәм. Гадәттә ул, май азагында, 25 майда уза. Гадәттәгечә үткәрергә тәкъдим итәм. Сәбәпләр булган очракта бәйрәмне иртәрәк тә үткәрергә була», - диде министр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot