news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елдан 6-8 сыйныфларда җәмгыять белеме укытылмаячак

2025 елдан 6-8 сыйныфларда җәмгыять белеме укытылмаячак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия Мәгариф министрлыгы җәмгыять белемен 2025 елның 1 сентябреннән 6-8 сыйныфлар программасыннан чыгарачак, бу фәнне өйрәнү 9 сыйныфта башлана. Сәгатьләрнең гомуми саны 34 була, атнага бер сәгать һәм җәмгыять белеме курсы практикага юнәлдерелгән булачак. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырылган.Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзерге вакытта җәмгыять белемен 6-9 сыйныф укучылары өйрәнә, фәнне өйрәнү өчен тулаем алганда 136 сәгать каралган.

«Төп гомуми белем бирүнең уку планына ярашлы рәвештә, җәмгыять белеме 9 сыйныфта өйрәнелә, тәкъдим ителгән уку сәгатьләренең гомуми саны 34 сәгать тәшкил итә, 34 уку атнасында атнага 1 сәгать», - диелә документта.

Элегрәк министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) мәктәпләрдә җәмгыять белеменең яңартылган дәресләренә яраклаштырыла, ә яңартулар имтихан тапшыруны катлауландырмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot