Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы: Мәктәпләр талпаннарга каршы эшкәртү оештыру өчен җаваплы
Территорияләрне талпаннарга каршы эшкәртүне оештыру өчен мәгариф оешмалары җаваплы. Бу хакта Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип җиткерә ТАСС.
Министрлыкта аңлатуларынча, мондый профилактика чаралары СанПиН санитар-эпидемиологик кагыйдәләре һәм нормаларына ярашлы рәвештә үткәрелә.
СанПиН таләпләре нигезендә, эшкәртүдән соң өч-биш көн үткәч, белгечләр аның нәтиҗәлелеген тикшерә, тагын 15 календарь көннән соң кабат тикшерү үткәрелә.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) кешеләр күп җыела торган урыннарда, мәгариф учреждениеләрендә һәм җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә талпаннарга каршы эшкәртү үткәрүне контрольдә тота. 2026 елда мондый эшләрне якынча 175 мең гектар мәйданда үткәрү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз