news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы: Мәктәпләр буш урыннар булган очракта 10 сыйныфка кабул итәргә тиеш

Мәгариф министрлыгы: Мәктәпләр буш урыннар булган очракта 10 сыйныфка кабул итәргә тиеш
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Россия Федерациясендә белем бирү турында»гы закон һәркемгә урта гомуми белем алу мөмкинлеген гарантияли. Шуңа күрә мәктәптә буш урыннар була торып укучыны 10 сыйныфка кабул итүдән баш тарту законсыз гамәл санала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Мәктәпләр буш урыннар булган очракта укуны дәвам итәргә һәм 10 сыйныфка калырга теләүчеләрнең барысын да кабул итәргә тиеш. 10 сыйныфка укучыларны индивидуаль сайлап алу аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган оешмаларда яисә профильле укыту очрагында гына рөхсәт ителә. Индивидуаль сайлап алу тәртибе үтә күренмәле һәм регламентлы булырга тиеш», - диелә ведомствоның «Татар-информ» өчен әзерләнгән хәбәрендә.

Сайланган мәктәптә урын булмаса, мәгариф идарәсе органнары территориаль яктан уңайлы булган башка мәктәптә урын бирергә тиеш, дип аңлаттылар министрлыкта.

Укучыны 10 сыйныфка кабул итүдән законсыз нигездә баш тарту очрагында ата-аналар 8 (843) 237-74-65 һәм 237-74-84 телефоннары аша ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, https://obrnadzor.tatarstan.ru/obrashenie_grajdan.htm интернет-порталы аша мөрәҗәгать юлларга мөмкин. Шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге https://vk.com/obrnadzor_tatarstan рәсми төркемдә хәбәр калдырырга була.

Министрлык мәгълүматларына караганда, 14 июльгә 10 сыйныфка кабул итүгә бәйле сораулар белән 13 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шулар арасыннан алты мөрәҗәгать күченү сәбәпле белем бирү оешмасын сайлау һәм укырга керү турында норматив-хокукый актларны аңлатуга һәм башка гомуми мәсьәләләргә бәйле, шулай ук алты мөрәҗәгать универсаль сыйныфлар ачуга кагыла. 10 сыйныфка кабул итүдән баш тарту турында 1 мөрәҗәгать (Казанның 175 номерлы гимназиясе) кабул ителгән.

Департамент катнашында республиканың өч мәктәбендә универсаль сыйныфлар ачылган, бер бала үзе укыган мәктәпнең 10 сыйныфына кабул ителгән. Алты мөрәҗәгать итүчегә 10 сыйныфка кабул итү һәм кирәкле документларны тапшыру тәртибе турында аңлатма бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot