Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы дәрестән тыш уку өчен патриотик китаплар исемлеген әзерләде
Россия Мәгариф министрлыгы яңа уку елы башына дәрестән тыш уку өчен бүгенге көн язучылары иҗат иткән патриотик әдәбият исемлеген әзерләде. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә. Моннан тыш, мәктәп китапханәләренең эшчәнлеген фәнни-методик яктан тәэмин итү турында тәкъдимнәр дә урнаштырылган, дип яза «Российская газета».
Хәбәрдә әйтелгәнчә, тәкъдимнәр Россия гомуми белем бирү оешмаларының китапханә белгечләренә адресланган. Алар арасында мәктәп китапханәләре эшчәнлегенең норматив-законнар базасы, мәктәп китапханәсе фондларын комплектлау принциплары, мәктәп китапханәләре белән укучылар арасында үзара хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре; гомуми белем бирү оешмасы китапханәсе турында нигезләмә; мәктәп китапханәчеләре өчен мәгълүмати ресурслар һәм квалификацияне арттыру программалары; уңышлы проектлар: китап клублары, әдәби чаралар һәм акцияләр мисаллары.
Дәрестән тыш уку өчен әдәбият исемлегенә килгәндә, әсәрләр, беренчедән, яшь категорияләренә бүленгән: башлангыч мәктәп (1-4 сыйныфлар), төп мәктәп (5-9 сыйныфлар) һәм өлкән мәктәп (10-11 сыйныфлар). Икенчедән, әдәбият төрле бүлекләргә бүленгән: «Туган җир турында», «Бөек Ватан сугышы. Тарихи хәтер һәм традицияләр», «Россиянең бөек кешеләре турында», «Изге Русь полководецлары», «Рус җире сагында», «Үзебезнекеләр өчен».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз