Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибен үзгәртергә җыенмый
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2023 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган вакытта бернинди дә үзгәрешләр кертү күздә тотылмый, дип белдерде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Быел Бердәм дәүләт имтиханында бернинди үзгәрешләр дә булмаячак», - диде ул.
Министр билгеләп үткәнчә, имтихан тапшыруда барлык үзгәрешләр һәм кагыйдәләр, гадәттә, һәр уку елының 1 сентябренә кадәр кертелә һәм игълан ителә.
2023 елда БДИны үткәрү графигын Мәгариф министрлыгы белән Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте раслады һәм ул хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылды. Имтиханнар тапшыруның төп чоры 26 майдан 20 июньгә кадәр узачак. Сынауның күпме вакыт дәвам итүе предметка бәйле. Җәмгыять белеменнән имтихан иң озак (3 сәгать 55 минут) дәвам итәчәк, ә информатика һәм химия иң кыскасы (икешәр сәгать) булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз