Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүнең яңа тәртибен тәкъдим итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мәгариф министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүнең яңа тәртибен эшләгән. Бу хакта норматив хокукый актлар проектлары порталында документ чыкты. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
«Урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең беркетелгән тәртибен расларга», диелә басмада.
Тәкъдим ителгән яңалыкларга караганда, аттестациядә катнашучылар Бердәм дәүләт имтиханында катнашу турындагы гаризаларда күрсәтелгән фәннәрнең исемлеген, шулай ук җитди сәбәпләр булганда, имтиханнар тапшыру срокларын үзгәртә алачак.
Хәрби югары уку йортларына керергә җыенган чакырылыш яки контракт буенча хәрби хезмәт узучылар өчен хезмәт урыннарында тиешле гариза бирү мөмкинлеге каралачак.
Шулай ук йомгаклау иншасын уздыруның өстәмә көнен майның беренче чәршәмбесеннән апрельнең икенче чәршәмбесенә күчерү планлаштырыла.
Документ 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк һәм 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз