Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы: Белем бирү стандартында «туган тел» төшенчәсен саклап калырга кирәк
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль дәүләт белем бирү стандартында (ФГОС) «туган тел» һәм «дәүләт теле» төшенчәләрен саклап калырга кирәк, дип саный. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
«Бу мәсьәләгә карата позициябез бертөрле: «туган тел» һәм «дәүләт теле» төшенчәләрен саклап калырга кирәк. Алар үз вакытында Татарстанның позициясе сәбәпле барлыкка килде. Бу уңайдан федераль үзәккә мөрәҗәгать бар, республиканың позициясе Мәгариф министрлыгына һәм тиешле органнарга җиткерелә. Алар карар кабул итәчәк», - диде ул.
Элегрәк РФ Мәгариф министрлыгының башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы боерыгы проекты чыккан иде.
Аерым алганда, ФГОСта «туган телне өйрәнү хокукын, төп гомуми белемне туган телдә алу мөмкинлеген гамәлгә ашыру»ны «Россия Федерациясе халкының телен өйрәнү хокукын, төп гомуми белемне РФ халкының телендә алу мөмкинлеген гамәлгә ашыру»га алмаштырырга тәкъдим ителә. Башка пунктта шулай ук «туган тел» дигән сүзләрне «Россия Федерациясе халкының теле» дип үзгәртергә тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз