Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы балалар өчен сәламәтлеккә зыянсыз телевизор карау вакытын билгеләде
РФ Мәгариф министрлыгы балаларның сәламәтлегенә зыянсыз телевизор карау вакытын билгеләде. Бу хакта федераль ведомство хатына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, телевизор экраны гадәттә күздән компьютер экранына караганда ераграк урнашкан, шуңа күрә аның күзләр өчен зыяны азрак. Шуңа да карамастан, телевизор экраны каршында сәгатьләр буе утырырга ярамый, дип расладылар белгечләр.
Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар көненә ярты сәгатьтән дә артык телевизор карарга тиеш түгел. Сигез – ун яшькә җиткәч, балалар телевизордан мультфильмны бер сәгать чамасы карый ала.
11-14 яшьлек балалар өчен сәгать ярым-ике сәгать дәвамында телевизор карау рөхсәт ителә. Өлкәнрәк, 14-18 яшьлек үсмерләр бу шөгыльгә тәүлегенә өч сәгатькә кадәр вакыт бирә ала, ләкин алар һәр сәгать саен тәнәфесләр ясарга тиеш була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз