news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы балалар компьютер уеннары сайлаганда киңәшләр бирде

Россия Мәгариф министрлыгы балигъ булмаган балалар өчен компьютер уеннарын сайлаганда өйрәтүче, коткаручы һәм үстерүче сюжетларга өстенлек бирергә киңәш итте. Бу хакта ведомствоның төбәкләргә җибәрелгән актуальләштерелгән методик киңәшләрендә әйтелә, дип хәбәр итә ТАСС.

Документ, балалар һәм яшүсмерләрнең яшьләренә карап, цифрлы технологияләрне куллану мәсьәләләренә багышланган.

«Мобиль һәм компьютер уеннарына кертелгән очракта, алдан куркынычсызлыкка тикшерелгән өйрәтүче, коткаручы яки үстерүче сюжетларга өстенлек бирергә кирәк», – дип билгеләп үтелә киңәшләрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot