news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы балалар бакчалары өчен бердәм тәрбия программаларын эшләгән

Мәгариф министрлыгы балалар бакчалары өчен тәрбия бирү, укыту буенча бердәм программалар эшләгән. Бу хакта «РИА Новости»га биргән интервьюсында ведомство башлыгы Сергей Кравцов сөйләгән.

«Без тәрбия, укыту һәм үсеш буенча бердәм федераль эш программаларын эшләдек һәм эштә системалылык булдырдык», - дигән ул.

Министр билгеләп үткәнчә, педагогларга һәр яшь төркеме өчен бердәм методик җыелмалар әзерләнгән.

Элегрәк Кравцов Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларының эш стандартын яңартачак, дип хәбәр иткән иде. Балаларның хәреф һәм саннарны ятлауларына түгел, ә аларның мәдәният, әдәбият, гореф-гадәтләр һәм әхлакый ориентирлар белән танышуларына басым ясалачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot